Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Каникулда китапханәдә

Һәр каникул саен китапханә үз укучыларын көтә. Бу көннәрдә күргәзмәләр оештырыла,төрле күңелле чаралар, танып-белү уеннары үткәрелә. «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында бүген, 3 ноябрь көнне китапханәдә «Бөтен гаилә белән китап киштәсе янында» дигән күңелле очрашу узды. Балалар әниләре һәм китапханәче белән бергә шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, күңел ачтылар, китап, журналлар карадылар, өйдә уку өчен китаплар алдылар.