Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мәктәп музеена экскурсия

Безнең мәктәптә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар тырышлыгы белән оештырылган музей бар. Музей 2001 елда Зәкиева Гөлфирә Хәбибулла кызы җитәкчелегендә оештырыла. Анда мәктәп һәм авыл тормышыннан кызыклы экспонатлар тупланган. Музейда еш кына конференцияләр, очрашулар, әңгәмәләр, экскурсияләр, тематик чаралар үткәрелә. Музейда Туган якны өйрәнү дәресләре балаларны җирне яратырга, анда яшәүче кешеләрне хөрмәт итәргә, үткәндәге истәлекләрне сакларга өйрәтәләр.

Укучыларның кече Ватаны турында белемнәрен киңәйтү, аларда үз авылларының үткәне белән кызыксыну тәрбияләү, буыннар бәйләнешен саклау максатыннан без 9 нчы сыйныф укучылары белән мәктәп музеенда булдык. Зур игътибар белән экспонатларны карадык, тарих укытучысы Гүзәл Шәймулла кызының авыл халкының кәсепчелек эшчәнлеге турындагы мәгълүматы укучыларда зур кызыксыну уятты.