Туган ягым, сиңа багышлыйм! Авыл бәйрәме
Апаз авыл җирлегендә “Хәрәкәттә бәрәкәт” девизы астында авыл җирлекләре арасында оештырылган мәдәни-спорт чаралары белән үрелеп барган “Туган ягым, сиңа багышлыйм!” дип аталган авыл бәйрәме булып узды. Ярышта 2 команда катнашты- “Җитезләр” һәм “Дуслык” командасы. Шулай ук бәйрәмдә халкыбызнын дәртле жырлары, жырлы-биюле уеннары тәкъдим ителде. Пөшәңгәр авылы мәктәбе ярминкә оештырды, “Ватан” хуҗалыгы кайнар чәй , коймак белән сыйлап рәхәтләнеп ял иттерде.