Гаделлек җырчысы
15 октябрь үзенең детектив әсәрләре белән киң катлау укучыларга танылган язучы, юрист, педагог Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 95 ел. Бөек Ватан сугышы фаҗигасенең утын-суын кичкән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенге көндә басылып чыккан 22 китап, 612 публицистик хезмәт авторы (аларның гомуми тиражы миллионнан арта). Әсәрләре татар, башкорт, урыс, үзбәк, казах, каракалпак, чуваш, якут, удмурт, кыргыз, кытай, төрек телләрендә басылган. Кукмара районы Байлангар авылында 1925 елда туып үскән М. Насыйбулин татар әдәбиятында бик үк колачлы үсеш алмаган детектив жанрны яңа үрләргә күтәрүдә зур өлеш кертте. Аның әсәрләре китап киштәләрендә укучыларын көтеп зарыкмый. Алар мавыгып укыла.