Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Көзләр сез булганга матур Әдәби-музыкаль кичә

Өлкәннәр көне бездә ел саен зурлап үткәрелә. Бүләкләр өләшенә, концерт һәм башка чаралар оештырыла. Бүген әлеге көнне бәйрәм итү уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен  күркәм бәйрәм чарасы узды. Кичә барышында бик күп матур теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм бик җылы, күңелле үтте. 

Кадерле өлкәннәребез! Сезне кабат бәйрәм белән ихлас котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әлеге бәйрәм аша без сезгә, республикабыз, туган җиребез һәм аның килер буыннары хакына башкарган эшләрегез, күпьеллык тырыш хезмәтегез өчен ихтирам һәм зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез, якыннарыгызның, туганнарыгызның җан җылысын һәм игътибарын тоеп, озак яшәгез. Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!