Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Акциягә кушылыгыз! Китаплар бүләк итегез!

Хәсәншәех авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган «Чын күңелдән китаплар бүләк итегез!» акциясе дәвам итә. Туган көнендә бүләкләр кабул итеп алабыз. Ә китапханәдә иң көтеп алынган бүләк нинди? Әлбәттә, китап! Акция китап укуны популярлаштыруга һәм китапханә фондын заманча әдәбият белән тулыландыруга юнәлтелгән. Әлеге чара кысаларында 25 данәдән артык китап бүләк ителде. Китапханәдә "Китапханәгә китап бүләк ит" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу хәйрия акциясендә 3 кеше катнашты. Чын күңелдән бүләк ителгән китап китап киштәсендә һәрвакыт үз урынын алачак һәм укучының күңелендә җавап табачак. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Чын күңелдән китаплар бүләк итегез!