Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Рәхмәт сезгә, Укытучылар!

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе.

Хөрмәтле Хәсәншәех мәктәбе укытучылар коллективы! Халыкара укытучылар көнендә авыл халкы исеменнән иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Район мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым хөрмәтлебез. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сез кешеләрне кеше итәсез, олы юлларга илтәсез. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Бәйрәмегез белән сезне!