Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштык

Район үзәк китапханәсендә язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар еш оештырыла. 30 октябрь көнне Арча үзәк китапханәндә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән искиткеч җылы, җанга рәхәт очрашу кичәсе булды. Очрашуда язучының яңа “Кичке таң” китабы тәкъдим ителде. Автор үзенең иҗатына, китапны язу тарихына тукталды, чарада катнашучыларның биргән сорауларына җаваплар бирде.

Айгөл Әхмәтгалиева — язучы, журналист. Тумышы белән Актаныш районыннан. Чаллыда яши. «Мәйдан» журналында эшли. Хәзерге вакытта аның 10 артык җыентыгы укучыларны сөендерә.

 2014 елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр бәйгесендә «Капка»сы белән катнашып, төрки телле 13 дәүләт арасында икенче урынны яулады. «Татарстанда ул конкурс ябык рәвештә, псевдоним белән үтте, ә мин шундый конкурсларны яратам — анда синең хатын-кыз булуың да, исемең дә күренми», — ди Айгөл.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында «Туташ» романы, Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы авторы. Чәчмә әсәрләр язу белән бергә, Айгөлнең әле шигырь язу осталыгы да бар. Аның кайбер шигырьләренә көйләр дә язылган. Кинофильмнарга сценарий да яза ул. Хитка әверелгән “Ак чәчәкләр” җырының авторы да, Зифа Кадыйрова әсәрләрен редакцияләүче дә Айгөл Әхмәтгалиева.

Әсәрләрен укый башласаң, җырлап торган аһәңе-яңгырашы, чиста һәм бай сөйләме үзенә тарта. Жанр төрлелеге, тема киңлеге, фикер тирәнлеге, тел куәсе таң калдыра.  Персонажларының күңел матурлыгы һәм олы җанлылыгы сокландыра.

Матур әсәрләре өчен Айгөл Әхмәтгалиевага рәхмәт әйтеп, яңа әсәрләрен көтеп калабыз!