Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Бүләк итик йөрәк җылысын!”

Бүген “Өлкәннәр көне” уңаеннан мин Гарипова Рәзинә апа янына бардым, хәлләрен сорашып, матур эчтәлекле китаплар тәкъдим иттем.  Рәзинә апа китапханәбезнең иң өлкән укучысы, даими укучысы. Буш вакытларында китап укырга ярата, шулай ук шигырьләр дә яза ул. Китапларны мин Рәзинә апаның соравы буенча өенә илтәм. Ул тарихи, хатын-кыз романнары, сугыш турында, детектив әсәрләр, газета-журналлар укырга ярата. Укыган һәрбер әсәрен үз күңеленнән үткәреп, алар турында яратып сөйләп тә бирә. “Иң иҗадый укучыбыз” да ул. Илдә барган барлык яңалыклардан да хәбәрдәр булып тора. Бүгенге тормыштан бик канәгать. Өйләре җылы, чиста, матур. Дөньялар тыныч булсын, ди ул.

Рәзинә апа, сиңа камил акыл, зиһенле тормыш, бәхетле көннәр телибез! Ходай биргән гомереңне тазалыкта үткәр!