Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Укучының мәдәни көндәлеге” Мәдәният дәресе

 15 сентябрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбендә,  “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-агарту проекты буенча башлангыч сыйныф укучыларына шәхси көндәлекләр тапшырылды.  Мәдәни көндәлекнең максаты-балаларда туган якка, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, аңа карата кызыксыну уяту. Бу көнне 31 башлангыч сыйныф укучысы мәдәни көндәлеккә ия булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы һәм үз авылының мәдәнияте һәм тарихы турында танып-белү әңгәмәсе үтте, укучыларны бәйгенең шартлары белән таныштырдык.