Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Апаз авылында җирлек советы бинасы ачылды

Бүген Апаз авылында җирлек Советы бинасы ачылды. Тантаналы чарада “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Илшат Нуриев, авыл җирлекләре башлыклары, биредә яшәүче халык катнашты. Апаз авыл җирлеге бинасы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү“ программасы нигезендә төзелде. Бу - районда әлеге программа нигезендә төзелгән беренче бина.

Апаз авыл җирлеге районда иң зурлардан санала. Аның составына алты авыл керә. Бу авыл халкы өчен бик көтеп алынган бүләк булды. Бина халыкның очрашу урыны булсын, матур, бердәм эшләр белән макталып яшәргә язсын!