Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Безнең әниләр” Кичә-хөрмәтләү

Әниләр көне уңаеннан бездә бик матур әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Әниләр көне күпсанлы бәйрәмнәр арасында иң изге, иң җылы, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе ул. Без аны күркәм гадәт буенча ел саен зурлап билгеләп үтәбез. Бу көнне балалар әниләренә, әбиләренә  мәхәббәт, ихтирам, хөрмәт хисләрен матур сүзләр, җырлар, шигырьләр, аша җиткерделәр.