Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Авылыбыз тарихыннан

Электән үк һәрбер авылның тарихын кулъязма рәвешендә язучылар булган. Хәсәншәех тарихын төрле вакытта авылдашларыбыз Закиров Сабир, Мәзитов Гали, Мәгсүмов Әхәт, Әхмәтов Готоф абыйлар язган. Шундый язма истәлекләрнең берсеннән өзекләр китерәм. Хатирәләрне  чыпта тарихыннан башларга булдым, чөнки Хәсәншәехны тирә-якта чыптачылар авылы буларак беләләр. Чыпта сугу эше биредә 1977 еллардан соң гына туктый әле.

Бу кулъязманың авторы кем икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм.

18 йөзнең азагы, 19 йөзнең башында беренче булып күренә башлый бу һөнәр. Казан шәһәрендә Мочальный площадь буйлап, хәзер Тукай урамының колхоз базарыннан вокзалга таба ягында, Тихомиров йортында Тихомиров һәм Спицов дигән байлар тарафыннан чыпта җыйнала башлый. Авылга иң элек бу һөнәрне Батырша Садыйгы һәм Мөхаммәтшаһ өйрәнеп кайтып эшли башлады. Казанда  Бишбалтада Тихомировларның фабрикасы да була. Кул көче белән анда безнең авылдан Насир-Гилем, Әбдрәшит, Муллакай исемле кешеләр эшлиләр. Ләкин анда эшләү файдасызрак булып чыккан, шәһәр  өчен пычрак эш күренгән. Кустарчылык белән шөгелләнгән Садыйк абзый бу эшкә башлап чыпта, кап суктыру заказларын үзенә ала. Алар янәшә тирә авыллардан кустарчылык эшен өйрәнеп эшли башлыйлар. Ул вакытларда урман күп була. Юкә агачын кисеп, кабыгын кубарып алуга һәм суга салып җәй көнендә бер ай торгызып алгач мунчала булганын йөрәнәләр. Чыпта, кап сугу эше елдан-ел үсә, чөнки промышленность та үсә, аларга кирәк, аннан экспортка китә, сорау күбәя башлый. Чыпта суктыручы байлар да бер-бер артлы ишәяләр. Бикмөхәммәт бай малайлары, Садыйков Әхмәтгали, Хөсни Зыасы, Хәбибрахман һ.б. лар.

Бу чыпта һөнәре гаиләнең бөтен кешесе катнашында сугылуы, эшләнүенең уңайсыз ягы да бар. Күтенә утыра башлаган балалар да төенчекләргә кушылалар. Шул хәл төрле авырулар китереп чыгара, бигрәктә трахома, күз авыруы шуннан була дип табалар.Уку яшендәге балаларны да чыпта сугу эшенә кушылалар, укырга бара алмыйлар, яки барсалар да  иртә-кичләрдә чыпта сугу эшенә тартылып, дәрескә әзерләнүгә кимчелекләр килә. Күршесеннән уздыру өчен, күп акча алу өчен, ярышып эшлиләр. Бер чыпта беткән арада булсада, ялан өстән, аягына башмак эләктереп күршесенең күпме эшләвен белешергә кереп чыгалар. Кайда, кемнәр кыйммәтрәк бәягә чыпта җыялар сораштырып торалар.