Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Карт алмагач

Бу төз һәм биек булып үскән карт алмагачка сокланмый мөмкин түгел! Аңа ничә яшь икәнен тәгаен генә берәү дә әйтә алмады. Әмма шунысы хак: Хәсәншәехның карт алмагачына 65 яшьләр генә түгел инде...

Авылыбызны бизәп торучы әлеге агач Мөхәммәдиев Фәнисләр каршында үсә. Элек бу нигездә Фатыйма исемле кечкенә буйлы  карчык яшәгәнен мин дә беләм әле. Фатыйма апаның нәсел җепләре авылның атаклы бае Галиуллалар нәселенә килеп тоташа. Авылдашлары бу нәселнең бик зур җимеш бакчалары булуын, умарта тотуларын, ишек аллары ямь-яшел чирәм икәнен дә хәтерли әле. Алар утырткан чикләвек агачы әле дә булса чикләвек биреп утыра, ә коелары бүген дә саф сулы. Шулай ук авыл халкы Фатыйма апаның  балаларны ипигә мул итеп бал ягып сыйлавын да һәм башка күркәм сыйфатларын әле бүген дә рәхмәт хисе белән искә алалар. Ә инде Галиуллина Фатыйма апаның сугышның беренче көненнән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән солдат булуы мине тагын да сокландырды да, гаҗәпләндерде дә.

Бүгенге бу язмабыз Фатыйма апа рухына бер дога булсын!