Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Без яши торган Район” Китап күргәзмәсе

Арча районының 90 еллыгына багышлап безнең китапханәдә Без яши торган Район дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Анда туган як, үсеше, тарихы, аның үсешендә һәм чәчәк атуында эз калдырган күренекле якташларыбыз турында китаплар урын алды. Күргәзмә яраткан район турында тирәнрәк белергә ярдәм итәчәк.

Арча районы 1930 елның 10 августында оештырыла. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бездә төрле конкурслар, фото конкурслар, постлар, видеороликлар, китап күргәзмәләре һ.б. үткән иде.

Арча җире күп гасырлык бай тарихка ия. Бүгенге көндә Арча районы-Татарстанда иң зурлардан берсе: аның составында 128 авыл, ә гомуми мәйданы-1 843 кв. метр. Район территориясе буенча 23 елга ага. Районда 52 меңнән артык кеше яши, шуларның 93% — татарлар, 6% — руслар, 1% — башка милләт вәкилләре.

Эстафета ышанычлы кулларда. Арча күзгә күренеп үзгәрә, яңа ял итү зоналары, күңел ачу урыннары барлыкка килә. Арчаны еш кына кечкенә Швейцария дип атыйлар. Һәм уңайлы, кунакчыл, Европа шәһәрчегенең күп кенә кунаклары бу сүз белән килешәләр.

Яраткан районыбызның киләчәктә дә чәчәк атуын, эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә яңа иҗади казанышларга һәм җиңүләргә ирешүен телибез! Зур бәйрәмең, юбелең белән, Арча!