Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Татар тарихы” Тарихи күргәзмә

Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы кысаларында безнең китапханә татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыруны дәвам итә. Без китап укучыларыбызга “Татар тарихы”дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез. Әлеге тарихи күргәзмә татар тарихының  борынгы гасырлардан алып хәзерге көннәргә кадәр иң күренекле сәхифәләре, кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалары һәм кешеләре турында сөйләячәк. Китаплар документаль чыганакларга нигезләнеп язылган. Биредән укучы күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алачак. Бу китаплар үз укучысын, һичшиксез, табар дип уйлыйм!