Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Җиләкле тау итәгендә”

Миңа Яңа Кишет авылы җирлеге “Ак калфаклылар”ы   оештырган  искиткеч матур, рәхәт чарада катнашу насыйп булды.  Кишет авыл җирлеге Мәдәният хезмәткәрләренә, авыл җирлеге башлыгына безне, “Ак калфак” оешмасы вәкилләрен кабул итеп, милли һәм рухи байлыгыбыз белән матур итеп таныштырганнары өчен зур рәхмәт. Кунаклар барыбыз да ярый әле килгәнбез дип җылы хисләр кичереп йөрдек. Картлар йортына күчтәнәчкә дип күмәкләшеп җиләк җыйдык.  Соңыннан самоварда кайнаган, үләнннәрдән ясалган хуш исле чәй һәм милли ризыклар белән сыйландык. Җиләкле тау итәгендә узган бу ихлас очрашу һәркем күңелендә матур истәлек булып сакланыр.