Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июльдә бөтен ил искиткеч матур, изге бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.  Һәр гаиләгә татулык, аңлашу, тигезлек һәм гомер буена җитәрлек саф мәхәббәт телибез!

Авылыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе эшкә уңган, ачык йөзле, кунакчыл һәм ярдәмчел Гөлфия апа һәм Мәгъфүр абыйлар. Кайнана-кайнатасын кадер-хөрмәттә тәрбияләп, бакыйлыкка озаткан әлеге гаилә шуңа да матур яши. Икесе дә авыл хуҗалыгында тырыш хзмәт куйган Хаҗиевлар, тормышларына куанып, 48 ел бергә бәхетле гомер кичерә. Аларның әти-әниләре дә, әби-бабайлары да тормышларын авылга багышлаган мөхтәрәм кешеләр. Алга таба да сау-сәламәт булып, тигезлектә, куанычта, муллыкта яшәргә язсын Сезгә!