Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Хисси күңелдән- шигъри сүз”.

Хәсәншәех авыл китапханәсе каршында туган якның сәләтле кешеләрен барлау, иҗат итү теләге булдыру, иҗатларын авылдашларга тәкъдим итү максатыннан “Әдәби туган як”  түгәрәге  эшләп килә. Без аларның иҗатлары белән китап укучыларыбызны кичәләребездә, социаль челтәр битләрендә даими таныштырып килдек. Шунысы куанычлы, иҗатчылар исемлеге яңарып тора, сәләтлеләр-каләм тибрәтүчеләр байтак җыела. Ә бүген сезгә яшь иҗатчыбыз Галиев Ирекнең шигырен тәкъдим итәбез.

Без үзебезнең талантларыбыз белән горурланабыз!