Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Ак калфакларча

Рузалия Вәлиева чигә дә, тегә дә. Ул чиккән, теккән күлмәкләр, камзуллар, алъяпкычлар, түбәтәйләр, сөлгеләр һәм башка әйберләр балалар бакчасында төрле кичәләр, милли бәйрәмнәр уздырганда кулланыла. Ә аның тырышлыгы белән булдырылган милли киемнәр почмагы-балаларның иң яраткан урыннары. Мондый матурлыкны тудырырга никадәр түземлек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк!

Әйе, балалар бакчасында нәниләр туган телләрен, әби-бабаларының матур йолаларын, гореф-гадәтлрен өйрәнеп үсә.