Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехта обелиск ачу тантанасы

Бүген бай тарихы, танылган һәм күркәм шәхесләре белән дан тоткан Хәсәншәех авылында зур тантана- ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашларыбызның якты истәлегенә яңартып төзелгән обелискны ачу тантанасы булып үтте. Чыннан да, бу-бик зур тантана. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылды, йөрәкләргә мәңгелек яра салды.  Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Хәсәншәех авылыннан асылдан-асыл 182 ир-ат сугыштан кайтмаган. Исән кайтканнары 142. Бүген инде аларның берсе дә исән түгел.

Мәрмәрдән эшләнгән әлеге обелискны төзүне, аның чыгымнарын үз өсләренә алган  Марат һәм Мансур Готоф улларына  авыл халкы бик-бик рәхмәтле. Әхмәтов Марат Готоф улы үзе дә бәйрәмгә кайткан иде. Бәйрәм мөхтәрәм кунаклар чыгышы белән үрелеп барды. Авылыбыз имамы Шамил ага коръән сүрәсе укып, азан әйтте.

Һәйкәл-обелиск безнең азатлыгыбыз өчен шаһит киткәннәрне искә алу, үсеп килүче буынга зур тәрбия урыны булсын!