Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Якынлашып килүче бәйрәмегез белән, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

 Һәр ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Медицина-һәр көн кирәк хезмәт, йокысыз төннәр, акыл һәм белем сорый торган һөнәр. Медикларның хезмәте искиткеч, аны бәяләп бетереп булмый. Алар кешеләргә яшәү ямен, тәмен кире кайтаручылар, иртәгесе көнгә өмет уятучылар. Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлаулар кабул итегез! Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык юлдаш булсын сезгә!

Хәсәншәех авылы элек-электән саулык-сәламәтлек сагында торучылар белән данлыклы булды. Дәһшәтле сугыш, сугыш арты елларында авылыбызда яшәүче Гали абый якын-тирә 18 авылга хезмәт күрсәткән. Аягында йөри алган хасталар үзләре аны эзләп килсә, ә бик авыр хәлдәге кешеләргә Гали абый тәүлекнең нинди вакыты булмасын, табигатьнең нинди чоры булмасын үзе барып дәваларга торышкан. Хәзерге көндә дә Балтач районы халкы аны хөрмәт белән искә ала. Бакыйлыкка күптән күчсә дә исеме онытылмый. Изге урын буш тормый. Гали абый пенсиягә киткәннән соң, шәфкать туташы булып ике ел Хәсәншәехның үз кызы Солтанова Сәрия эшли. Аннан соң озак еллар Чувашия кызы Алексеева (Валиева) Алевтина халыкка игелекле хезмәт күрсәтте. Бүгенге көндә авыл халкына  фельдшерыбыз Рәмзия Мансур кызы, шәфкать туташы Нурия Адарат кызы фидакарь хезмәт күрсәтәләр. Бергә бик килешеп эшлиләр. Үзләренең мәрхәмәтлекләре, кешегә карата игътибарлы булулары, олы хезмәтләре белән алар авыл халкының хөрмәтен яулады.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итеп булырдай, дөньядагы иң шәфкатьле шәфкать туташы безнең Рәмзия. 40 ел сәламәтлек сагында ул... Югары Кенә авылыннан 1988 елда килен булып төшә  ул бу авылга. Килен булып килгәнче Балтач районы Кенә авылында һәм Чаллы шәһәрендә медицина хезмәте күрсәткән Рәмзия, авылыбызга килгәч безнең саулыгыбызны кайгыртты. Гиппократ антына тугрылыклы калып, Рәмзия Мансур кызы кеше гозеренә колак сала, авырту-сызлауларны, тәмле теле, ягымлы сүзе белән дә, байтак еллар туплаган тәҗрибәсенә нигезләнеп тә дәвалый. Үз эшен яратып, җаваплылык тоеп башкара ул.  32 ел хезмәт дәверендә ул үзенең төпле белемле, төгәл диагноз күя белүе, авыруларга үтә игътибарлы булуы белән авыл халкының ихтирамын, үзенә ышанычын яулады. Рәмзия Мансур кызы  чын психолог та. Ул авыруларның тәннәренә сихәт кенә бирмичә, җаннарына шифа да бирә. Ачык йөзле, олы йөрәкле ул.  Шул арада оста һәм урынлы, үтемле итеп лекция сөйләргә дә өлгәрә. Аның турында “Мондый шәфкать туташы да була икән! Хәсәншәехлылар бәхетле!”, дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Эштә дә, тормышта да үрнәк ул...  Бу табибә йөрәгеннән күпме шатлык, күпме борчу узган, күпме кеше гомерен саклап кала алган ул! Рәмзия Мансуровна, ышанабыз һәрбер сүзеңә, бөтен изгелегең кайтсын иде үзеңә! Рәхмәт сиңа!

Хөрмәтле Рәмзия Мансур кызы, Нурия Адарат кызы! Бәйрәмегез котлы булсын! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез. Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!  Түземлегегез, осталык һәм һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен шәхсән үз исемемнән, барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне, хөрмәтебезне җиткерәбез!