Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәгә рәхим итегез!

Татарстан китап нәшриятында басылучы һәр китапка ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелгән. Татарстан китап нәшрияты әдәбиятыбызга 100 елдан артык хезмәт итеп килә. Аның чишмә башында күренекле классик язучыбыз, әдәбият һәм тел галиме, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов тора. Бер гасыр вакыт эчендә биредә меңәрләгән исемдәге китап дөнья күргән, нәшрият хезмәткәрләренең күбесе язучылар булган. Алар арасында Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Байназар Әлменов, Мәхмүт Хөсәен, Шәүкәт Галиев, Марс Шабаев, Вакыйф Нуруллин, Харрас Әюп кебек күренекле әдипләр, рәссамнар бар. Татарстан китап нәшриятында югары әзерлекле 100гә якын белгеч хезмәт куя.

Министрлар Кабинеты карары нигезендә, нәшриятта басылган китапларныӊ гомуми тиражыныӊ 75 проценты республика китапханәләренә җибәрелә.