Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Без тирә-ягыбыз табигатенә битараф түгел

5-июнь Бөтендөнья экологлар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Табигатьне саклау юнәлешендә көч куючылар һәм әйләнә-тирәгә битараф булмаганнарның бәйрәме бүген. Бәйрәм белән сезне!  

Табигатьне саклау, олылау бездә инде бик күп еллардан сакланып килә...

Безнең яннан гына Шушма елгасы ага. Бик матур елга ул. Су коенырга уңайлы урыннары бар. Кармак белән балык тотып, ял итә кайберәүләр. Без елганың тирә ягын, үзебез яшәгән әйләнә-тирә мохитне гел чистартып, карап, агачлар утыртып торабыз. Әнә шулай табигать дуслары булыйк!