Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Энҗе-мәрҗән калфагым” Калфак бәйрәме

Хатын – кызларыбызның милли баш киеме булган Калфакка  –  багышланган әлеге бәйрәм кичәбезне аеруча бер наз белән без әнә шулай атадык. Программаны Бөтендөнья татар конгрессы Хәсәншәех бүлекчәсе каршында эшләүче « “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әзерләде. Калфак тарихы, презентация, матур сүзләр, моңлы җырлар,биюләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды. Әлеге программа белән үзенә кунакка күрше Балтач районы авыллары да чакырды.