Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

ВДНХ СССРның Бронза медален яулаучы теплица уңганнары

1967 елда “Северный” совхозыннан берничә совхоз бүленеп чыга, шул исәптән.”Ватан” совхозы. Хәсәншәех авылы, шулай итеп, үзәге Апаз авылында урнашкан “Ватан” совхозының бер бригадасына әйләнә. Совхозның директор вазифасы Балтач авылы егете Кәримов Вәгыйзгә тапшырыла.Сүз уңаенда, аның сугышка кадәр “Кызыл көч” колхозы рәисе булып эшләгән һәм Ватан сугышында һәлак булган Кәримов Габдуллаян улы булуын әйтеп китү кирәктер. Бу совхозда партоешма секретаре булып Әхмәтов Готыф абый эшләде. Төп төзелеш эшләре совхоз үзәгендә барды. Хәсәншәех өчен бу чорның истәлекле ягы шул булды: 1971 елда анда 0,5 гектар мәйданда беренче теплица, 1972 елда шул ук мәйданда икенче теплица төзелә. Теплицада 1971-1979 елларда бригадир булып эшләгән Сәмигуллин Вәлиулла абый сөйләгәннәрдән күренгәнчә, анда елына 1450 центнерга кадәр кыяр үстереп сатылган. Күп елларда беренче кыяр уңышы 1 Майга, ул вакытта өлгермәгән очракта 9 Майдан калмыйча кыяр кыяр өлгерә торган булган. Бу безнең яклар өчен гаҗәеп күренеш иде. Һәр теплицада сигезәр кеше эшләгән. Моннан тыш, совхоз Хәсәншәех җирендә 30 гектар мәданда ачык һавада яшелчә үстерде. Совхозда җитештерелгән кәбестә, кыяр, помидор, кишер, керән, чөгендерне бик күп җирләрдән килеп алалар иде, яшелчәсе белән совхозның даны бик еракларга таралды.          1974 нче елны нәтиҗәле эшләгән өчен яшелчәдәге 8 эшчегә СССРның халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсенең бронза медале тапшырыла, бүләккә транзистор да бирелә. Менә алар: Зөлфирә Газизова, Гөлфия Зарипова, Рәзинә Гарипова, Гасимә Салихова, Әнисә Нуриева, Наҗия Закирова, Флюра Сәгыйтҗанова, Мәүлидә Вәлиева. Үзгәртеп кору елларында бу теплица эшләүдән туктады. Бу теплицаны эшмәкәрләр Закиров Илһам һәм Илфат уңышлы гына эшләтеп җибәрделәр. Алар-Хәсәншәехта колхоз оештыручыларның берсе, Хәсәншәехта башка җитәкче эшләрдә эшләгән Закиров Сабирның оныклары. Мәйданы 1.5 га булган бу теплицада сезонга 150 тонна кыяр, 30 тонна помидор үстерделәр.