Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Татарстан югары советы депутатаы Якупова Рәсүлә

Рәсүлә апа сугыш чоры кызы. Авырлыклар алдында баш имәс, көләч йөзле, нык рухлы булып үсә Рәсүлә апа. 1932 елны Хәсәсншәех авылында Якуб абый гаиләсендә өченче бала булып дөнъяга килә ул. Яшьтән әтисез калып үскәнгә тормышның ачысын күп татырга туры килә аңа.

-Беренче класста укыганда әтисез калдым. Әтигә халык “дошманы дошманы” дип, кара исем тагып, төнге 12 дә алып чыгып киттеләр. Аңа инде ул чакта 60 яшь иде. Кулга алынгач озак та тормаган, гүр иясе булган әтиебез,- дип искә ала Рәсүлә апа ул елларны.

Рәсүлә апа бишенче сыйныф тәмамлагач та эшли башлый. Ул Лаеш урманнарын кисүдә катнаша, Иштуган станциясендә вагон төйи. Үзе белән бу эшләрдә катнашкан иптәшләре Разыя Җәләева, Рәхилә Садриеваларны сагынып искә ала.

Анна үсеп буй җиткәч бу чая кызны Хәсәншәехта дуңгызлар фермасына куялар. Бу эштә дә сынатмый ул.. Шуннан бозаулар карый, бераздан сыер сава башлый.

-Гариф абый Сафин, Вагыйз Кәримов, Фәрит Абдуллин җитәкчелегендә эшләдек ул елларда. Тату, дус эшләдек, дип фермада эшләгән елларын искә төшерә ул.

Рәсүлә апа Якупова бу эштә дә алдынгылар рәтендә була. Уңганлыгын, тәртиплеген искә алып аны 1959 елда Татарстан АССР Югары Советына депутата итеп сайлыйлар. Аңарчы да күп тапкырлар авыл Советы депутаты булып сайлана. “За доблестный труд” медале, мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр аның тырыш хезмәте турында сөйлиләр. Совхозда 40 ел эш стажы бар аның. У беренче класслы терлекче-мастер.  Татарстан АССР Министрлар Советы карары белән 1979 елда аңа персональ пенсия билгеләнә.

Күп еллар авыру әнисен тәрбияләгән ветеран бүгенге көндә Арча шәһәрендә, бертуган апасының кызы, оныклары тәрбиясендә хөрмәтле әби булып гомер кичерә.