Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Ветеринар, галим, министр...

Туу турындагы таныклыгында туган җире “Балтач районы Хәсәншәех авылы” дип язылгандыр аның. Ул туган 1954 елда Хәсәншәех Балтач районы авылы булган бит әле. Арча малае булып үссә дә , хәзер Арча даны булып йөрсә дә, Марат Әхмәтовны балтачлылыр бары тик үзләренеке санап, аны “алтын багана” күреп , аңа таянып яшиләр. Һәм бу балаларча самими табыну-таянуга бик тә җитди, саллы нигез бар. Бүгенге көндә республика күләмендә танылган шәхес-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры хезмәт юлын нәкъ менә Балтач җирлегендә башлады, көндәлек тырыш хезмәте, киң карашы, ташып торган энергиясе, кешелеклеге, гамьле яшәү үрнәге белән ихтирам яулап, баскычтан баскычка күтәрелде: башта мал табибы булды, аннары колхоз рәисе итеп сайланды, партия райкомының икенче , давыллы-шанлы туксанынчы елларында беренче секретаре вазифаларын башкарып, районны республика күләмендә танытты, үзе дә танылу алды, олпат җитәкчегә әверелде. 1999 елның май аенда Марат Әхмәтовны Казанга, югары җитәкчелеккә озату уңаеннан җыелган халык, күз яшьләрен эчкә йотып, бар рәхмәтен учларына салып, унбиш минут буена сузылган туктаусыз алкышлар белән хөрмәтләде аны. Хезмәт кешесен һәрдаим кайгыртып, олылап, зурлап яшәгән, кешеләргә гаҗәеп игътибарлы, гадилеге белән гади бу зат олылауга шулкадәр лаек иде. “Таш өстендә гөлләр үстерерлек кешеләрең синең, Балтачым!” җырлыйлар балтачлылар. Нишлисең, кемгә икмәккә ягып сылап ашардай кара туфрак, кемгә-таш... Менә шундый җирдә дә республикабызның кара туфраклы районнары ала алмаган уңыш үстерергә өйрәндек.

            Ат елында туган икән Марат Әхмәтов. 1954 елда, 16 июньдә, Хәсәншәех авылында, Готыф абый һәм Сара апаларның укымышлы гаиләсендә дүртенче бала булып. 1971 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария институтына укырга керә ул. 1976 елда аны уңышлы тәмамлап, Балтач районы Чапаев исемендәге колхозда ветеринария врачы булып эшли башлый...

Марат Әхмәтов күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. 1983 елда-“Почет билгесе”, 1995 елда-“Дуслык” орденнары, 2002 елда Дан ордены белән бүләкләнде. 1992 елдан “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”. 2000елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен алуга иреште. 2003 елда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының көмеш медален яулады. 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты, 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты булды. 2019 елда Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде.