Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Беренче китапханәче

Хәсәншәех үзенең әнә шундый шәхесләре белән мәртәбәле...  Ә сүзебез 90 еллык тарихы булган Хәсәншәех авыл китапханәсенең иң мөхтәрәм хезмәткәре Мәгъсүмова Фәгыйлә апа турында. Ул мәдәният оешмалары системасында һәм башка дәүләт оешмаларында эшли, активлыгы белән аерылып торган чибәр кыз була...

Авылда беренче китапханә көтепханә, изба-читальня буларак, 1930 елда ачыла.  Ул башта 3 нче мәхаллә мәдрәсәсе бинасына урнаша.  Иң беренче китапханәче булып Кенә авылы егете Мотыйк эшли. Ул озак эшләми. Аннан Таузарның таза, матур егете Рәхим эшләп ала. Ә 1933 елда  китапханәгә китапханәче булып Мәгъсүмова Фәгыйлә апа килә. Ул  1953 елга хәтле эшли. Фәгыйлә апа 1935-1936 елда Татлеспромсоюз (кустарь  артеленең Казандагы оешмасы) оештырган мәдәният хезмәткәрләре курсларын беренче чыгарылышта тәмамлый. 1937 елда ике айлык Алабуга культура агарту училищесында белемен күтәрә .

          “Ул заманнарда китапханәләр көтепханә, изба читальня дип аталды. Китапханә ачылган чорда китап, газеталар юк иде. Безгә аларны булдырырга артель булышты. Мин аларга лозунглар язып бирер идем һәм артель миңа моның өчен китаплар алып бирер иде”-дип искә алды Фәгыйлә апа.

“Ул үзенең эшен бик әйбәт башкарды, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты”, дип искә алалар аның турында авылдашлары.

Ул заманда ук китапханәнең үз советы, эш планы булган. Аена ике мәртәбә театр куюны оештырганнар. Бу чорның да үз актив укучылары булган...

Фәгыйлә апаны мин белгәндә инде 80 не ваклаган иде. Аның сөйләшүе эшлекле һәм культуралы иде. Бу күрешү, сөйләшү беренче китапханәче турында минем күңелдә якты уйлар, ул үз эшенең чын отасы булган дигән матур хәтирәләр калдырды.

         Хәсәншәех авылы үзенең министрлары, генераль директорлары, колхоз рәисләре, язучы, артистлары белән дан казана икән, бу әнә шул елларда ук аларның һәм башка барлык укучыларның күңеленә хыял, гыйлем, изгелек, илаһи нурланыш эләшүдә китапханәчеләрнең роле зур булгандыр дигән фикер уята.