Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мәчетебез-авылның яме

Авылыбызга иман нуры чәчеп торган мәчет тирә-як авыллардан беренче булып төзелде. Аны төзүдә мәрхүм Готоф ага башлап йөрде, күп еллар имам хатип булып торды, балаларга дин сабагы укытуны оештырды. Кеше китә- җыры кала дибез. Арабызда булмаса да Готоф абый үзеннән соң истәлек итеп авылыбызда бик күп төзек, заманча объектлар калдырды.

Хәзерге имам Шамил ага һәм Ләлә абыстай Готоф абыйның изге гамәлләрен дәвам итәләр. Готоф ага чорыннан ук беренче сыйныфка аяк басучыларны бүләкләү, талантлы яшьләребезне уку йортларына укырга керергә ярдәм итү, мохтаҗларга мәчет фондыннан ярдәм бирү оештырыла. Сүзләребез Готоф абый рухына дога булып ирешсен иде.

Ачылган көннән башлап мәчеттә өзлекскз азан тавышы яңгырый, биш вакыт намаз укыла. Моңлы азан тавышы бик күп кенә авлдашларны мәчеткә китерде. Җәйге каникул чорында балалар өчен мәчет яны лагерьлары оештырыла. Биредә балалар ял да итеп , белемнәрен дә арттыралар. Шулай ук дин сабаклары укыту дәресләре оештырылган, тәравих намазлары укыла, ифтар ашлары үткәрелә. Мәчеттә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, җылы, якты , суы кергән, компьютерлар белән җиһазландырылган.

Мәчет китапханә, җирле идарә органнары, белем бирү, мәдәният, җәмәгать оешмалары белән тыгыз эшлекле бәйләнештә.  Безнең мәчет әһелләре башка мәчет идарә вәкилләренә  үрнәк. Шушы изге-игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, мәчет-мәдрәсәләребез гөрләп торсын, Аллаһ Раббыбыз мөэмин –мөселмәннарыбызны ярдәменнән ташламасын!