Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Берсе фронтта, берсе тылда

 

Бу бүләкләр-орден-медальләр, котлау хатлары алар өчен һәрберсе дә олы, кадерле иде. Чөнки алар олы хезмәт, зур тырышлык, гомерен куркыныч астына куеп батырлыклар күрсәткән өчен бирелгән...

Берсе фронтта, берсе тылда... Сүзем иң кадерле кешеләрем турында.

Әниебез Гыйльметдинова Саимә олы хуҗалыклы, һәр көнен хезмәттә үткәрә торган, тегермәннәре белән тирә-юньдә дан тоткан зур һөнәрле гаиләдә туган. Ул 1931-1934 елгы ачлык, колхозлашу, еллары михнәтләрен дә тулысы белән үз җилкәсендә татыган. Бөек Ватан сугышы чорында 14 яшьлек кыз балага колхозның иң авыр эшләрен башкарырга туры килә: урманын да кискән, үгез җигеп агач, орлык та ташыган, печәнен дә чапкан, фермада да эшләгән...

Әтиебез Гыйльметдинов Харас -сугыш ветераны иде. 17 яшьлек егет 1943 елның февралендә армия сафларына алына.  1951 елда гына кайта  туган авылына, 8 ел гомерен , яшьлеген бирә ул солдат хезмәтенә. Әти белән әни 49 ел бергә яшәп,  5 бала тәрбияләп үстерделәр. Әни әти белән бергә тракторда, комбайнда да  эшләгән, алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп яшәделәр...

Әлеге язмам аларның изге рухларына бер дога булып ирешсен иде!