Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәхет-туган җирдә

Авылыбызның күркәм кешеләре турында язмабызны дәвам итәбез. Сүзебез, гомерен туып –үскән җиргә, халыкка хезмәткә багышлаган,  "туган җирдә бәхет татлырак" - дип яшәүче якташыбыз Әхмәтов Мансур Готоф улы турында.

Әхмәтов Мансур Готоф улы гомеренең  ярты гасырын хезмәттә үткәреп, шуның 35 елын туган төбәге үсешенә багышлап аның белән җитәк­челек иткән шәхес ул. Үзенең хезмәте  белән авылда гына түгел, республикада тирән хөрмәт казанган Мансур Готоф улының тормыш юлы нәтиҗәле дә, кызыклы да. Мансур Әхмәтов 1952 елны Хәсәншәех авылында укымышлы, мәдәниятле Әхмәтовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе дә, әнисе дә укытучылар. Апаз мәктәбен бишкә генә  тәмамлап укытучылык һөнәре алырга Арчага юл тота егет. Бишлегә генә укучы буларак имтиханнарсыз кабул итәләр аны (училище тарихында  бу беренче тапкыр).  Биредә Мансур Әхмәтов үзен көчле спортчы буларак та таныта.           

Энергиясе ташып торган чибәр егет беренче хезмәт юлын Чувашстан республикасы Батыр районы Татар Тимәше авылында башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәрә.  Ике ел укытканнан соң армия сафларында хезмәт итеп кайта. Укыткан вакытта язмыш җилләре, киләчәктә 43 ел бергә тату гомер кичерәчәк тормыш иптәше –Розалия ханым белән очраштыра аны. 1975 елда алар матур тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уллары-Илнур, Илшат, Илнар дөньяга киләләр. Балалары һәрберсе тормышта үз урынын табып матур тормыш итәләр. 4 оныклары  бар.

Безенең төбәккә, “Ватан” хуҗалыгына килгән һәркем авылларның матурлыгына, төзеклегенә соклана. Бу-хуҗалык җитәкчесенең осталыгы нәтиҗәсе. Кеше­ләрнең тормышын яхшырту, эшләгән, яшәгән җирләрен тагын да  күркәмрәк итү максаты белән  Мансур Готоф улы зур эшләр башкарды. Яңалыклардан куркып тормаган, эшне заманча оештырган, хуҗалык итүдә кеше факторыннан оста файдаланган    җитәкче социаль-мәдәни объектлар төзүгә дә зур игътибар бирде. Ул җитәкчелек иткән чорда бик күп терлек тораклары салынды, мәктәпләр,  медпунктлар,  балалар бакчалары,  мәчетләр,  кибетләр,  тимер-бетон күперләр,  күп функцияле мәдәни үзәк төзелде, 3 мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. 3 җирдә хоккей мәйданчыгы төзүдә дә аның ярдәме бик зур булды. Аның инициативасы белән урамнарга таш түшәлде, соңрак асфальт салынды. Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларга да газ, су кертелгән. Халыкның тормыш-көнкүреш шартлары көннән –көн яхшыра икән-бу хуҗалык җитәкчесе өчен дә горурлык. Чөнки тулы тормыш белән яшәгән авылларның киләчәге өметле.

Авылның мәдәни тормышында да актив катнаша Мансур Әхмәтов. 1980 елда 100 кешелек хор оештырып, Арчада чыгыш ясаулар һәм 1 урынны яулаулар. Авыл көннәре, КВН һәм башка бик күп бәйгеләрдә уңышлы урыннар... Кышны озату, каршы алу, ат җигеп Сабан туйларга бару, кышкы Сабантуйлар үткәрү “Ватан”нан башлана, аннан Арча күтәреп ала, һ.б.,һ.б.

Һәрдаим призлы урыннарны яулап килгән хоккей, волейбол, көрәш  командалары уенчылары хуҗалык җитәкчесе Мансур Готоф улына теләктәшлек, матди ярдәм күрсәткәне өчен бик рәхмәтле.

Янына нинди генә сорау белән кермәсеннәр-Мансур Готоф улы ярдәмгә һәрвакыт әзер. Нинди генә сораулар, гозерләр белән килмиләр аңа! Барысына да булыша ул. Аның кешеләргә ярдәм итәргә әзер торуы әтисе Готоф агадан килгән күркәм гадәт.

Иң истәлекле бүләк-1986 елда хуҗалыккка күчмә Кызыл байрак тапшырыла... Җитәкче өчен халык ышанычы, аның ихтирамы, мәхәббәтеннән дә зур бүләкнең булуы мөмкинме? Ә җитәкченең шәхсән үзенә тапшырылган исем, бүләкләрнең иге-чиге юк. Тырыш хезмәте өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә. “Фидакарь хезмәт өчен”, “Аеруча хезмәтләре өчен” медалләре белән бер рәттән республика Президенты тарафыннан бирелгән Дипломнар, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары да  берничә дистәгә якын.

Барлык уңай сыйфатларны үзендә туплаган Мансур Готоф улы кая барса үз кеше.   Быел  “Ватан” хуҗалыгы оешканга 52  ел булса, шуның 35 елын анда Мансур Әхмәтов җитәкчелек итә. Районда, ә бәлки республикада да иң зур стажлы хуҗалык җитәкчесе ул Мансур Готоф улы. “Ватан" агрофирмасы-Арча районының  алдынгы хуҗалыкларыннан берсе.  Бу уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек күрсәткечләре бар.  Әйе, игенчелек һәм терлекчелек тармакларында югары уңышларга ирешү өчен озак еллар тотрыклы эш­чәнлек алып бару зарур. “Ватан” хуҗалыгы республика дәрәҗәсендә тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Бирегә күрше төбәкләрдән  өйрә­нергә, фикер алышырга килүчеләр ватанлыларның  заманча хуҗалык итү ысулына, уңыш­ларына сокланып китә.

Агрофирма шактый зурлардан исәпләнә. Аның өч бүлекчәсендә 229 кеше хезмәт куя. Шулай булса да, аларны дуслык, татулык, бердәмлек хисләре берләштерә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең бер йодрык булып, макталырлык итеп эшләүләре-агрофирма җитәкчесенең хезмәтне оештыру осталыгыннан торадыр. Тәҗрибәле, таләпчән җитәкчене тыңламый һәм хөрмәт итми мөмкин түгел. Үзенең акыллы фикерләре, төпле киңәшләре белән  күпме яшь белгечләрне эшкә, кеше белән аралашырга өйрәткән ул.

Без бүгенге  язмабызны “Бәхет-туган җирдә” дип атаган идек. Ә шулай да бәхет нәрсә соң ул? Аны һәркем үзенчә аңлый.  Язучы Марат Кәбиров әйткәнчә:         “Бәхет ул канәгатьлек тойгысы. Шөкер итә алу. Бу нәкъ менә укытучы куйган билге сыман. Канәгатьләнү — “өчле”, шатлану — “дүртле”, бәхетле булу — “бишле”. Һәм бу билге — тормышның һәр сорауына тоткан җавабың өчен. Һәм иң мөһиме – бу билгене син үзең куясың.”

Мансур абый Сукояр йолдызлыгы астында, февраль аеның нечкә билле җилләре искәндә туган. Лаеклы ялда булуына карамастан, әле һаман да хезмәттә. Тиккә генә халкыбыз «Эше барның ашы бар» димәгән бит. Мансур Әхмәтов-гомерен  хезмәттә үткәргән, бәхетен эшеннән тапкан намуслы авылдашыбыз.  Кадерле ир, ышанычлы әти, яраткан бабай. Әйе, бик бәхетле бүген Мансур абый Әхмәтов.

Гомер — аккан су, дип дөрес әйтәләр. Мансур Готоф улының гомере заяга узмаган. Ул туган төбәгендә  кирәкле кеше булып яшәгән, гомеренең һәр көне фидакарь хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә ул үзен зирәк акыллы, киң мәгълүматлы остаз, кешелекле җитәкче итеп таныткан. Без төбәгебезнең мактаулы кешесе-Мансур Готоф улына  тормышында, хезмәтендә уңышлар, иминлек телибез. Балаларының яраткан әтисе, оныкларының кадерле бабасы, тормыш иптәшегезнең ныклы таянычы булып озак яшәгез. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын!