Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күренекле авылдашлар

Безнең Хәсәншәех авылы күркәм шәхесләре белән данлыклы. Мин бүген сезгә горурланып, аның кылган гамәлләрен хөрмәтләп Мәҗитов Гали Юлдаш улы турында сөйлисем килә. Ул 1908 елда Арча районы Иске Масра авылында туа. Дүрт яшьлек вакытта әтисе, унбер яшендә әнисе үлеп китә. Шулай итеп, ул ятимлектә үсә, төрле балалар йортларында тәрбияләнә. Олы Мәңгәр балалар йортында тәрбияләнгәндә шундагы ШКМ-крестьян яшьләре мәктәбен тәмамлый. 1930 елда Казанда яңа ачылган медполитихникумга укырга керә һәм аны 1933елда-беренче чыгарылышта- уңышлы тәмамлап, Яңгул амбулаторияседә фельдшер булып эшли башлый.

Революциягә кадәр бу якларда бердәнбер больница-Хотнядагы участок больницасы була. Ул дүрт волостька-Балтач, Мәмсә, Кишет һәм Кармыш волостьлары халкына-барысы 35 меңләп кешегә хезмәт итә. Район архивы материалларыннан күренгәнчә, 1936 елда Хәсәншәех авылында инде фельдшерлык пункты була. Биредә 1936 елның гыйнвар аеннан башлап, Хәсәншәех фельдшерлык пунктын кырык ел Мәҗитов Гали абый җитәкли.

         Гали абыйны безнең якта “врач Гали” дип йөртәләр, тирә-як авылларда аннан медицина ярдәме алмаган кеше сирәк калгандыр. Табибларда булырга тиешле бар сыйфат та-үз һөнәрен бик яхшы белүе һәм кешеләргә карата игътибарлылык, киң күңеллелек бар иде Гали абыйда, дип искә алалар аның турында.

Гали абый эшләгән чорда, бигрәк тә сугышка кадәрге, сугыш барган һәм аннан соңгы елларда, бик күп төрле авыру-чир таралган була: трахома, кызамык, бизгәк, скарлатина, туберкулёз һәм башка төрле йогышлы авырулар... Шуңа күрә аңа көнен дә, төнен дә, ялын да белмичә эшләргә туры килә. Ул эшләү дәверендә 360 баланы тудыруда катнаша, 32 тапкыр кан бирә. Гали абый почетлы донор иде. Медицина өлкәсеннән башка да бик кызыксынучан, киң карашлы кеше була ул. Бу якларның тарихын өйрәнүче дә ул.

         Гали абыйның тормыш иптәше Бәдәр апа Гали абый янында гомер буе санитарка булып эшли. Бәдәр апа тумышы белән Аксубай районы Үзи авылыннан. Гали абый да, Бәдәр апа да күптән вафат инде, урыннары җәннәттә булсын. Авыл халкы Гали абый белән Бәдәр апаны әле бүген дә яратып, сагынып, хөрмәт белән искә алалар.