Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Музей-халык, милләт хәтере” Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеена сәяхәт

Без 5-6 сыйныф укучылары белән Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда булдык. Безгә биредә бик ошады,  күп кенә   кызыклы мәгълүмат алдык. 1911 елда төбәктәге иң зирәк һәм акыллы байларның берсе булган сәүдәгәр Мортаза Мөлеков төзеткән ике катлы таш бинада ике музей урнашкан. Берсе Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе-Себер тракты тарихы музее. Язучы Муса Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге пионер дружинасы исеменнән башланган икән. Биредә шагыйрь уйнаган мандолина да бар. Шулай ук каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы да да урын алган.

 Карадуган аша Себер юлы тракты узган. Себер трактын каторжан юлы дип тә йөртәләр, чөнки аннан әби патша заманында, баш күтәрүчеләрне  сөргенгә сөргәннәр, шул такыр юллардан богаулап, ялан аяк куалап алып барганнар, ди.  Биредә почта станциясе һәм каторжаннарны йоклатып чыгара торган төрмә, каземат та булган.

Себер тракты тарихына багышланган бүлектә атлы элемтә белән бәйле материаллар саклана. 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе-телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, беренче телевизор һ.б.,һ.б. Шулай ук музей сәүдә тормышын, авыл халкы тормышын, мех, мебель фабрикалары эшчәнлеген чагылдырган һ.б. башка экспонатларга бай. Килегез, күрегез!