Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Таныш булыгыз, яңа китап!

Легендар татар җырчысы һәм композиторы Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия Айдарская ел саен диярлек әнисенең җырларыннан һәм истәлекләрдән торган китап чыгара. Бу басмаларны бүген без сезгә дә тәкъдим итәбез. Әлеге җырлар җыентыгына элек бастырылмаган әсәрләр дә кергән. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисткасы Сара Садыйкова 350 дән артык җыр иҗат иткән. Җыр өчен шигъри нигезне ул татар поэзиясеннән оста тапкан. Сара Садыйкова белән иҗат итмәгән татар шагыйре, мөгаен, юктыр. Аның җырлары үзләренең моңы, ихласлыгы, гадилеге белән әсир итәләр.  

Ил кызының җыр-моңнарын халкыбызга озак гасырларга җырларга һәм тыңларга язсын!