Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа”

Шөкер безнең китапханәбезгә, без үткәргән чараларга өлкән буын китап   укучыларыбыз бик теләп йөри, актив катнаша. Шунысы куанычлы өлкәннәребез арасында иҗади күңелле, шигъри җанлы кешеләребез дә күп безнең.    Бәйрәмебездә  сүз яңа китаплар, яңа авторлар турында булды. Шулай ук авылыбызның үзешчән шагыйрьләре Тәбрис Фәхретдинов һәм Гөлфия апа Хаҗиева безгә үзләренең яңа шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Кәүсәрия апа үзенең яраткан шигырен укып үтте. Актив китап укучыбыз Ралина апа үзе укыган әсәрләре белән уртаклашты. Бу бәйрәм барыбызга да бик ошады. Әйе, бу чын, матур Китап бәйрәме булды.