Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Укырга тәкъдим итәбез!

 “Казан утлары” журналының 1 саны килде. Укучы аны көтеп ала, яратып укый. Бу санында ул безне Сәгыйть Лашманчының “Биектәге козгын” әсәре белән сөендерә. Сәгыйдулла Хафизов берничә китап авторы.  Аның бер-бер артлы дөнья күргән бай телле, күңелгә үтеп керерлек тормышчанлыгы белән аерылып торган, искиткеч кичерешләр дөньясына әйди торган повесть, хикәяләрен укучылар иҗади яңалык буларак аеруча якын, әсәрләнеп кабул итте. Зур төркем проза әсәрләре иҗат итүче бу кызыклы авторның китапларын укырга тәкъдим итәм!

Шулай ук “Казан утларының” 1 санында басылган Равилә Шәйдуллина-Муратның “Карт шомырт хәтирәсе” романын укырга тәкъдим итәбез. Тагын яңа әсәр, саллы роман. Утызынчы еллар, шәхес культы, сөрген темасы. Вакыйга авторның туган авылы Аланда (Теләче районында) бара. Әсәрдә җан тетрәндергеч язмышлар. Аның “Ялантауга ай кунган”, “Үксезләр” повестьләрен укучы яратып кабул итте. Равилә Шәйдуллина-Моратның шигырь китаплары да үз укучысын таптылар.

Әлеге санда шулай ук Рафис Корбанның “Әхмәров” романы дөнья күрде.  Хәзерге Биектау райнының Битаман авылыннан чыккан легендар разведчик, полковник Исхак Габдулла улы Әхмәров турында ул.

Исхак Әхмәров 1942-1945 елларда АКШта совет агентурасын җитәкли. “Кар” яшерен операциясе авторларының берсе. Әлеге операция совет разведкасының тарихында иң әйбәт  операцияләрнең берсе булып санала, аның максаты-Япония  белән сугыш булдырмаска. Роман Исхак Әхмәровның нинди яхшы кеше булуы, аның сугыш елларында илебез өчен искиткеч зур өлеш кертүе турында сөйли. Аның кебек кешеләр тарих барышын борып җибәргәннәр.

Автор Исхак Әхмәровны 10 ел тирәсе өйрәндем, ди. Укысагыз, үкенмәссез!