Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Тылсымлы куллар” Күргәзмә-ассорти

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала, акыл һәм сәламәтлеккә файдалы. Соңгы елларда кул эшләренә кызыксыну арта. Кул эшләре күп төрле, алар барысы да кызыклы һәм үзенчәлекле. Китапханәбездәге төрле кул эшләре иҗат итү серләренә өйрәтә торган "Тылсымлы куллар” исемле күргәзмә-ассорти сезгә зур ярдәмлек. Шулай ук биредә иҗади укучыларыбыз тәкъдим иткән кайбер әзер кул эшләре белән дә таныша аласыз. Сезне китапханәгә көтеп калабыз!