Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Яктылык, яхшылык җырчысы” Китап укучылар конференциясе

Аның әсәрләре бер сулышта укыла һәм гомергә күңелгә кереп кала. Теле тәмле, хикәяләү рәвеше хисле, тасвирлы.  Кичәбезнең сәбәпчесе якташыбыз, язучы, тәрҗемәче, татар әдәби-мәдәни фикер дөньясының алгы сызыгыннан атлаган талантлы журналист һәм публицист, тәҗрибәле нашир вә матбугат белгече, оста оештыручы һәм халыкка аң-белем таратучы мәгърифәтче Мәхмүт Галәү. Шушы көннәрдә аның тууына 130 ел тулды. Кичә барышында якташ язучыбыз Мәхмүт Галәүнең бай тормыш юлы, кабатланмас иҗаты белән таныштык, китап геройлары белән очраштык, күңелебез белән 19, 20 гасыр башларында  булган вакыйгалар һәм  тормышны күзалладык. Кичәбезне ветеран укытучы Ясминә Нурислам кызы катнашуы тагын да тулыландырды. М. Галәүнең “Болганчык еллар» һәм «Мөхаҗирләр» романының төп хатын-кыз герое Саҗидә китапны укып чыгучылар өчен күркәм холкы белән бик нык истә калган. Ә “Гаепсездән гаепле фаҗигале язмыш ияләре” дип исемләнгән китап күргәзмәбез репрессияләнгән татар әдипләренең язмышы, иҗаты белән таныштырды. 3 октябрь көнне Мәдәният йорты белән бергә үткәргән әлеге кичәбезне укучы бик яратып кабул итте.