Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Җырыбыз булсын юлдаш” Ял кичәсе

Бездә әдәбият, сәнгатькә гашыйк, эш сөючән халык яши. Шуңа да китапханә, Мәдәният йортында төрледән-төрле чаралар булып тора. Безнең барлык чараларыбыз  Мәдәният йорты белән  берлектә уза һәм бик уңышлы килеп чыга. 24 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл Мәдәният йотында узган “Җырыбыз булсын юлдаш” исемле ял кичәсебез дә бик матур үтте. Бер кичәбез дә  китапханәдә оешкан  “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчеләр катнашыннан башка узмый. Әлеге кичәбездә авылыбыз шагыйре Тәбрис Фәхретдинов үзенең әле яңа гына иҗат иткән искиткеч шигырьләрен бүләк итте. Кичә матур сүзләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.