Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңа әсәр укыгач

Кадерле укучым! Мин сине бүген татар әдәбиятында әле моңарчы безгә бик үк билгеле булмаган яңа исем белән таныштырасым килә. Ул Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә, мөгаллим Гөл Мирһади.  Бүгенге көндә ул берничә китап авторы. “Мәйдан” журналының 12 санында басылган “Нәнәй догасы” исемле әсәрен бер сулышта укып чыктым. Геройларның эчке кичерешләрен бик оста сүрәтләгән әсәр күпләрне бихуш итәр. Мине язучының бай теле, әсәрнең күңелгә үтеп керерлек тормышчанлыгы әсир итте. Камил эшләнгән образлар укучыны битараф калдырмый уйланырга, хәсрәтләнергә мәҗбүр итә. Аның әсәрләрен укырга тәкъдим итәм!  

Соңгы вакытларда безнең татар әдәбитында аз күләмле әсәрләр, хикәяләр чоры башланды. Кайсы гына гәҗит-журналны алма, һәркайсында хикәяләр, һәм дә, бик әйбәт хикәяләр! Безнең китапханәбез 15 төрдә вакытлы матбугат алдыра. Шунысы куанычлы, укучы китапханәгә кайткан һәбер яңа китапны, вакытлы матбугатны көтеп ала, яратып укый.  Һәр китап, һәрбер әсәр нинди дә булса яңалык китерә, үзенчә дулкынландыра, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!