Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Алгы сафларда атлаган Атилла” Китап тәкъдим итү кичәсе

“Алгы сафларда атлаган Атилла”-  20 нче гасыр әдәбиятенең иң оста вәкилләренең берсе булып танылган, озак еллар дәвамында прозаның төрле жанрларында бик тырышып һәм нәтиҗәле эшләп килгән язучы Атилла Расихның тууына 100 ел уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсе оештырган виртуаль күргәзмә әнә шулай аталды. Атилла Расих татар әдәбиятендә аерым бер урын били. А.Расихның беренче хикәясе 1930 елда 14 яшендә чагында ук басыла.  Укучылар аның әсәрләрен җылы каршылыйлар, яратып укыйлар. Чөнки әдип һәрвакыт заманның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрә.Үзе яхшы белгән тормыш турында ышандырырлык итеп яза. Күргәзмәбез язучының тормыш, иҗат юлын сүрәтләгән китаплар белән таныштырды. Авторның “Ишан оныгы”,  “Ямашев”,  "Хәвефле сынау", "Дошман тылында"әсәрләрен киң яктыртты. Әнисе Зәйтүнә бөек шагыйребез Г.Тукайның яратып йөргән кызы, Тукай аңа багышлап бик күп шигырьләр язган икәнен дә ассызыклап үтте. 22 сентябрь көнне үткән әлеге виртуаль күргәзмәбез 9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителде.