Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Нәниләрдә кунакта

Хәсәншәех авыл китапханәсе "Салават күпере” балалар бакчасында булды. Китапханәченең нәниләр янына килүе балалар өчен һәрвакыт бәйрәм. Китапханәче балаларга яңа китаплар, язучылар турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп әкиятләр тыңладылар, яңа китап битләрен карадылар. Соңыннан китапханәче балаларны китапханәгә чакырды.