Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Ишле гаилә-ил күрке” Әдәби-музыкаль кичә

Бүгенге кичәбезне әниләребезгә багышладык, чөнки без яшәгән  һәр көнебез белән әниләребезгә бурычлы.  Авыл җирендә яшәгән әниләребезнең һәрберсенә һәйкәл куерлык: хуҗалыгын да гөрләтеп алып бара, итәк тутырып балалар да үстерә, дәүләт эшенә дә җитешә, китап укырга, мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таба. Безнең җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 49  бала бар, мәктәбебездә 63 бала белем ала. Авылыбызның киләчәге өметле.

Гаҗәеп матур кичә булды ул. Бәйрәмнән һәркем күңеле булып, канәгать калып, рәхмәтләрен ирештереп таралды.