Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Аулак өйдә кунакта”

Хәсәншәех “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез халкыбызның күркәм гадәтләрен, уеннарын, җырларын кечкенәдән күңелләренә сеңдереп үсә. Анда һәрдаим берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора. Безнең бакча белән мәдәният хезмәткәрләре арасында ныклы элемтә урнашкан. Алар белән төрле чараларда бик еш очрашып торабыз. Без бүген кечкенә дусларыбызда “Аулак өйдә кунакта” булдык. Йоласына туры китереп алар безне ипи-тоз, якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар. Искиткеч матур, бай эчтәлекле бәйрәм булды ул. Югары категориялы тәрбияче Розалия Таһир кызы халкыбызның буыннан-буынга тулылана килгән хәтерен  балалар күңеленә шундый матур, үтемле итеп җиткерә алды. Бакчадагы матурлыкка, зәвыкка сокланып, горурланып кайттык. Нәни дусларыбызга, тәрбиячеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кунак ашы-кара-каршы, чираттагы очрашуыбыз китапханәдә булыр дип сүз куешып хушлаштык.