Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мин үз һөнәрем белән горурланам

 

Китап һәм китапханә дәүләт һәм халык язмышында зур урын алып тора. Бүгенге көндә китапханә яшәп калсын өчен аның кирәклеген исбатлый белергә кирәк.     Әйе, китапханәбездә эш формалары төрле. Эшебездә яңа эш алымнары кулланып һәр китап укучыга индивидуаль якын килеп эшләргә тырышам. Аралашу салоны,  дискуссия, хәтирәләр кичәсе, әдәби , музыкаль кунакханәләр, түгәрәк өстәл,  әдәби мәйдан, язучылар белән очрашулар һәркем өчен файдалы чаралар. Төрле акцияләр оештырыла: Мәрхәмәтлелек акциясе, “Яраткан китапханәңә китап бүләк ит”, Протест акцияләре- “Без террорга каршы!”, “Ришвәткә-“Юк”!, “Спортка-Әйе” дибез һ.б.

Проектлар, максатчан программалар нигезендә эшлим, республика, район күләмендә оештырылган конкурсларның күбесендә катнашырга тырышам. Чөнки ярышлар аша кеше күңеленә юл табуы җиңелерәк. Җиңү рухы, җиңү теләге кешене күп белергә, күп укырга этәрә. Шулай итеп минем укучылар саны да арта. Җиңүләребез дә бар. Мәсәлән: “Җәлил укулары” Халыкара әдәби марафонда катнашып 2 укучыбыз район турына узды; "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел” республика бәйгесендә катнашып Диплом; С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкәсе китапханәсе оештырган "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашып Диплом белән бүләкләндек;  “Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла” экологик акциясендә актив катнашканы өчен Хәсәншәех авыл китапханәсе рәхмәт хаты белән бүләкләнде; Безнең китапханә Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган һәм Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019» халыкара акциясенә кушылды; Үзәк китапханә оештырган "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе китапханәләре арасында иң яхшы китап күргәзмәсе бәйгесендә, ”Без Тукайны укыйбыз” әдәби марафонда бик актив катнаштык; «Яраткан китабымның авторына хат” Республикакүләм эпистоляр жанрда хат язу бәйгесендә катнашып район буенча 3 урынга лаек булдык,; “Волшебные превращения” районкүләм экологик бәйгедә катнашып Грамота белән бүләкләндек; Г.Р.Державин шигырьләрен уку буенча Республика бәйгесендә катнаштык, Китапханә мәктәп белән берлектә Республикакүләм ”Мәдәни марафон” га да кушылды һ.б., һ.б.

Патриотик тәрбия, экологик тәрбия, балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да  эшебезнең аерылгысыз бер бүлеге булып тора. Бу темалар һәр елда да бик актуаль булып кала бирә.

Китапханәбезгә кайткан яңа әдәбият белән таныштыру максатыннан  мәктәптә, балалар бакчасында төрледән-төрле чаралар үтә.

         Китап укучылар санын арттыру, сүз сәнгатенә җәлеп итү максатыннан юбиляр язучылар иҗаты буенча китап укучылар  конференцияләре, әдәби кичәләр  даими оештырыла.

Халык иҗатын,  милли мирасны барлау максатыннан төрледән-төрле күркәм чаралар үтеп тора. Китапханәгә  төрле яшьтәге укучылар да бик теләп йөри, без үткәргән чараларда актив катнаша. 

Мин үз һөнәрем белән горурланам, эшемне яратам, үземнең укучыларымны яратам.  Дөньяда иң борынгы  һөнәр булган китапханәче һәнәре -  кызыклы, абруйлы, мәңгелек!