“Без яшибез дуслык илендә”
10 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә Татарстанда “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында “Без яшибез дуслык илендә” исемле дәрес үтте. Нәрсә ул экстремизм, терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Нәрсә ул толерантлылык? кебек сорауларга җавап бирдек. Татарстан-күпмилләтле республика. Безнең авылда да 12 милләт вәкиле бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши. Милләтләр үзара аңлашып яшәмәсә, акча да, көчле армия дә илне тәртиптә тота алмый дигән фикерләр белән без дәресебезне шушы темага видеофильм белән дәвам иттек. Әлеге чарада 10 укучы катнашты.