Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы

 “Укучының мәдәни көндәлеге”, мәдәни-белем бирү проекты, 2014 елда тормышка ашырыла башлаган иде, бу проект  2019-2020 уку елында да дәвам итәчәк. Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфларында укучы 35 бала әлеге бизәкле көндәлеккә ия булдылар.

Алар уку елы дәвамында төрле чараларда катнашып, көндәлеккә үзләренең фикерләрен, тәэсирләрен язып барырлар, төрле биремнәр эшләрләр һәм нәтиҗәле урыннар алырлар дигән теләктә калабыз. Тырышлык һәм уңышлар аларга!