Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Игелек визиты” Өйгә барып хезмәт күрсәтү

Хәсәншәех авыл китапханәсе “Көзге игелек атнасы” акциясенә кушылды. Үзенең даими укучысы Гарипова Рәзинә апаның өендә булды, аңа яңа китап, журналлар алып килде. Олы яшьтә булуына карамастан, Рәзинә апа актив тормыш позициясен саклаган, яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Табигать тарафыннан аңа олы талант бүләк ителгән-ул алтын куллы тегүче. Якташлары үзләренең  тегү остасы белән бик горурланалар.