Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Чигегез сез, кызлар, чуклы сөлге” Мастер класс

Хәсәншәех авылы мәдәният хезмәткәрләре 8 сыйныф кызларын  “Чигегез сез, кызлар, чуклы сөлге” дип исемләнгән  мастер класска җыйды. Максатыбыз: гасырлар буе халкыбыз тормышын бизәп килгән сөлге чуклау, сөлге чигү осталыгын онытмау, сөлге серен белүче өлкән буынны барлау, яшьләрдә чиккән чуклы сөлгегә хөрмәт уяту һәм чигү осталыгына өйрәтү. Һәм дә шөкер, андый осталарыбыз да, сөлге чукларга, чигәргә өйрәнергә теләүче яшьләребез дә бар безнең. Рәхмәт сезгә, Нурзыя апа, рәхмәт сезгә, кызлар!